«Җырлыйк әле!»
Иске Кишет авыл клубында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган тематик кичә үтте.Без бу чараны кызыклы итәргә тырыштык.Чарада авылыбызның әниләре һәм «Ак калфак»клубы әгъзалары катнашты. Кичә концерт-конкурс формасында узды.Конкурста катнашучылар татар халык җырларын һәм заманча җырларны башкардылар.Ул 3 этапта узды һәм анда 3 кеше катнашты.Кичәне китапханәче Г.Габитова алып барды. Тамашачылар да безнең кичәне яратып кабул иттеләр.