”Китапханә-мәгълүмат чыганагы“
Иске Кишет авыл китапханәсендә бөтендөнья мәгълүмат көненә багышланган мәгълүмати танып белү сәгате узды.Китапханә мәгълүматны җыю, саклау, эзләүне оештыру һәм файдалану өчен,шулай ук электрон ресурслар рәвешендә дә каралган. Китапханәче катнашучыларны китапханә тарихы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, белешмә фонд,яңа кайткан китаплар һәм матбугат белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, иң кызыклы һәм актуаль мәкаләләр турында сөйләде.Белемле һәм уңышлы кеше булу өчен һичшиксез китап укырга кирәк. Китапханә кунаклары бу көнне уку, фән, хезмәт турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле викториналарда катнаштылар,үзләренә ошаган мәкаләләр турында фикер алыштылар.