“Дусларың гына булсын!”
Халыкара толерантлык көненә Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә Иске Кишет авыл китапханәсе китапханә сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга дуслык , үзара аңлашу , шәфкатьлелек , теләктәшлек , яхшы һәм начар гамәлләр турында сөйләде.Чара барышында балаларны толерантлык төшенчәсе белән таныштырды, Россиядә яшәүче төрле халыклар,Татарстан халыкларының мәдәнияте,тормышы һәм көнкүреше,гореф-гадәтләре,телләре,милли аш-су һәм кием үзенчәлекләре турында сөйләде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясап,балаларга дуслык,бердәмлек,әдәплелек турында шигырьләр,мәкальләр,әкиятләр тәкъдим итте.Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.