Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әти бәйрәме көнне”

       Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә Әтиләр көненә багышланган мәгълүмати танып белү сәгате үткәрелде.Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Бу бәйрәм буыннар арасындагы үзара бәйләнешне ныгыту өчен мөһим..Чара барышында китапханәче Г.Габитова гаилә кыйммәтләрен ныгыту,балаларны тәрбияләүдә ир-атның роле турында сөйләде,яраткан әтиләребез турында матур шигырьләр укыды.Нәкъ менә әтисе улына яки кызына үз-үзенә ышанырга ярдәм итә, характерын формалаштыра һәм тормыш принципларына нигез сала.