”Маҗаралар остасы”
Иске Кишет авыл китапханәсе юрист, детектив повестьлар һәм хикәяләр авторы Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби кунакханә үткәрде.Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Шулай ук укучыларга язучының вакыйгаларның драматизмы һәм конфликтның кискенлеге белән аерылып торган "Яшерен касса"повестен тәкъдим итте.Кеше өчен көрәштә тикшерүченең роле,аның намусы күрсәтелгән.Безнең китапханәдә авторның китаплары күп түгел.