Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яшьлек белән хушлашырга ашыкмыекчы,дуслар!”

      1 Октябрь – Өлкәннәр көнеуңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы каршынад эшләп килүче “Ак калфак”клубы әгьзалары һәм китапханәнең өлкән яшье китап укучылары белән берлектә Арча шәһәренең Казан арты тарих этнография музеена сәяхәт кылдык.Һәм шулай ук әдәбият һәм сәнгать бүлегендә дә булдык.Музей хезмәткәрләре безне бик тә ачык чырай белән каршы алдылар,бик матур итеп сөйләп музейда экскурсия үткәрделәр.Арча төбәгенең бай тарихы,мәдәнияте,тормыш-көнкүреше.әдәбияты белән таныштык.Искитмәле музейны,андагы искитмәле экспонатларны күреп хозурландык.Бик тә матур,зәвыклы,экспонатларга бай икән бит музеебыз.Аны һичшиксез үзең барып күрергә кирәк.Әдәбият һәм сәнгать музеенда Дамир әфәнде безгә Тукаебыз турында бик кызыклы мәгьлүматлар җиткерде,олпат язучыбыз Гомәр Бәширов турында да бик күп яңа мәгьлүматлар белдек.Ялыбыз бик кызыклы.файдалы үтте.