Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле”

      Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә Бәрәңге бәйрәме үтте.Бу бәйрәмне без очраклы гына сайламадык,чөнки бәрәңге яшелчә культурасының иң популяры булып тора һәм аны ел әйләнәсе карап була.Бәйрәмдә катнашучылар Россиядә бәрәңгенең таралу тарихы,сәламәтлек өчен файдалы үзлекләре белән таныштылар.Чара барышында катнашучыларның халык традицияләренә карата кызыксынуы һәм хөрмәте артачагына ышанабыз, хезмәт кешеләренә.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Чара барышында ул катнашучыларны кызыклы фактлар белән таныштырды,бәрәңгене медицинада,косметикада куллану һәм, әлбәттә, иң мөһиме – аннан тәмле милли ризыклар әзерләп була. Уеннар да, шаяртулар да, конкурслар да булды.Катнашучыларга үзләренең белемнәрен, эшли, бер-берсе белән аралаша белүләрен күрсәтү мөмкинлеге туды.