"Бала тәрбияләү-гади эш түгел"
Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә акция-котлау үткәрде.Китапханәче Г.Габитова чара башында китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Шагыйрьләребез тәрбиячеләр турында күпме матур шигырь язганнар.Китапханәче шигырьләр укыды, балалар белән бергә тәрбиячегә матур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.Балалар шулай ук яраткан тәрбиячеләре З.Садыйкованы, мөдир Э. Шәйхетдинованы һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар,матур шигырьләр сөйләделәр.Яхшы педагог һәм тәрбияче, ул баланың йөзендә елмаю уята һәм баланы бәхетле итә белә. Сизгерлек, игътибарлылык,кешелеклелек,киң күңеллелек һәм балаларга карата зур мәхәббәт - болар безнең икенче әниләребездә булырга тиешле сыйфатлар.