“Заман белән бергә”
Иске Кишет авыл китапханәсе "Ак калфак" клубы әгъзалары һәм шулай ук китапханәнең өлкән яшьтәге укучылары белән "Активное долголетие" проекты кысаларында компьютер грамоталылыгы нигезләре, челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмати танып белү сәгате үткәрде.Компьютер технологияләре хәзерге заман кешесе, шул исәптән өлкәннәр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде.Китапханәче кичәдә катнашучы өлкәннәрне компьютерда, телефонда эшләү күнекмәләре, дәүләт хезмәтләре аша хезмәтләр өчен түләү, төрле учреждениеләргә электрон язылу һ.б. белән таныштырды.Компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерү аларга үзгәрүче дөньяга уңышлы җайлашырга, үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.