“Олуг каләм остасы”
Иске Кишет авыл китапханәсе якташыбыз халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган әдәби кунак бүлмәсе үткәрде.Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Китапханәче укучыларга язучының "Хәзинә","Хуҗалар тавы" романнарын тәкъдим итте,алар Татарстанда нефть ятмалары ачылуны,татар халкының тормышындагы һәм көнкүрешендәге үзгәрешләрне, социаль, әхлакый мөнәсәбәтләрне чагылдыручы әсәрләр булып торалар."Хәзинә" романы рус,казах,төрекмән телләренә тәрҗемә ителгән һәм бу роман буенча Свердловск киностудиясендә нәфис фильм төшерелгән.Укучылар өчен әдәби,документаль һәм автобиографик темаларга»Без бит Арча яклары»,»Йолдызлар калка»китаплары бик кызыклы булды.Чара азагында фикер алышулар булды.