“Бар җырымны илгә багышладым”
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе үзенең укучыларына китап күргәзмәсе төзеп тәкъдим итте.Безнең бүгенге көнебез хакына батырларча һәлак булган ватандашларыбызны без беркайчан да онытырга тиеш түгелбез.Менә алар: Гайнан Кормаш,Фоат Сәйфелмөлеков,Абдулла Алиш,Фоат Булатов,Муса Җәлил,Гариф Шабаев,Әхмәт Симай,Абдулла Баттал,Зиннәт Хәсәнов,Әхәт Атнашев,Галләнур Бохараев.