“Туфан булып кара син!”
Язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе үз укучыларын язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән танышырга чакырды.Күргәзмәдә бөек татар драматургының укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән,халык язмышы турында ихлас күңелдән һәм кайгыртучанлык белән язылган күпсанлы китаплары,көчле-куәтле,серле-әһәмиятле,шифалы-нәтиҗәле әсәрләре урын алган иде.Катнашучыларга «Утырып уйлар уйладым» исемле көндәлекләр бик кызыклы булды.Анда гади,аңлаешлы телдә язылган язмалар, безнең тормышыбыздан катлаулы һәм кызыклы гыйбрәтле тарихлар,авторның хәзерге заман турында уйланулары чагылыш тапкан.Китапханәче шулай ук укучыларны язучының күпсанлы пьесалары,кечкенә хикәяләре,юмористик шигырьләре,үткен фикерләре белән таныштырды.