Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Россия флагы көне”

      Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үтте.Китапханәче чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы,дәүләтнең аерылгысыз символлары белән таныштырып үтте.Дәүләт флагындагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия: ак – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне гәүдәләндерә.Флаг ватандашларыбызның хезмәтен һәм һәр өлкәдәге казанышларын берләштерүче символ булып тора.