“Тәүфыйклы песи”
Халыкара мәчеләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе нәни укучыларыбызны кунакка дәште.Китапханәче апалары балаларга песиләр турында бик күп күңелле китаплар тәкъдим итте.Чөнки алар турында язучы абый-апаларыбыз бик күп әкиятләр,хикәяләр,шигырьләр иҗат иткәннәр.Һади Такташның “Тәүфыйклы песи”е генә дә ни тора бит?Без нәни дусларыбыз белән песиләр турында мәкальләр,табышмаклар белән дә танышып киттек,төрле кызыклы уеннар да уйнадык.Шулай ук балалар үзләренең өйдәге песиләре турында да бер-берсе белән кызыклы мәгълүматлары,фикерләре белән уртаклаштылар.Китапханәче шулай ук балаларга песиләрнең токымнары турында да күп мәгълүмат җиткерде.