«Төсләр балкышы»
Иске Кишет авыл китапханәсе язучы Мәдинә Маликовага 90 яшь тулу уңаеннан әдәби кунакханә үткәрде.Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Язучыны бигрәк тә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр,гаилә һәм тәрбия проблемалары ,кешенең җәмгыятьтәге урыны,бурычы,хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра.Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән “Очарование.Милосердие”китабында Мәхәббәт һәм иман...Боларның бер-берсенә катнашы,мөнәсәбәте бармы?Иманлы кеше гашыйк булса,үз-үзен ничек тота да,имансызы нинди гамәләр кыла?Бу китап менә шундый гыйбрәтле язмышлар турында.Язучы каләме яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучы белән җитди әңгәмә алып бара.
Китапханәче катнашучыларга шулай ук бик күп хикәя,повесть һәм романнар тәкъдим итте.Язучы каләме укучы белән тормышның төп мәгънәсе һәм максаты турында җитди әңгәмә алып бара.Чара азагында фикер алышулар булды.