“Яхшы хәлләр-күркәм холыклар”
Балаларның җәйге каникулларында ялларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру максатыннан авыл мәчете белән берлектә әдәп дәресләре үткәрдек.Балаларны белем алу,кием,тугрылык һ.б. әдәпләр белән таныштырып үттек.Дәреснең соңында үткән материалларны рәсемнәрне буяу юлы белән хәтергә сеңдереп калдырдык.Шулай ук татар халык иҗатыннан “Самовар”,”Ватык телефон”,”Диңгез дулкынлана”,”Буяу сатыш” һ.б. уеннарны уйнадык.