Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Җиңү көне минем истә калган”

      Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучы елы уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында авыл китапханәсе тыл ветераны Вәлиуллина Гөлбостан апай белән очрашу үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кунакларны музей ачылу тарихы, экспонатлар,Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары Гани Сафиуллина,Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,Гатаулла Салиховларның батырлыклары белән таныштырды.Иске Кишет авылыннан фронтка 199 кеше киткән, шуларның 116 сы яу кырларында һәлак була.Гөлбостан апай үзенең истәлекләре белән уртаклашты.Без бүген имин, тыныч, җитеш тормыш өчен Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының барысына да бурычлы.