Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Иң күңелле чак”

      Халыкара балаларны яклау көненә Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар Сабантуе формасында уен программасы үткәрде.Чарада авылның һәм күрше авылларның барлык теләүче балалары катнашты.Чараны китапханәче Гөлфия Габитова балалар белән берлектә Сабантуй турында матур шигырьләр белән ачып җибәрде.Балалар төрле кызыклы милли хәрәкәтчән уеннарда,эстафеталарда катнаштылар.Уеннарда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.Кульминацион момент булып язучы Эдуард Успенский уйлап тапкан персонажның чын Чебурашкасы катнашуы булды.Чебурашка белән бергә балалар уйнадылар,биеделәр, истәлеккә фотога төштеләр.Чара уңышлы узды.