Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Күңелдә яшәүче геройлар"

      Иске Кишет авыл китапханәсендә укучылар һәм студентлар өчен Пушкин картасы кысаларында Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү буенча уен-викторина үткәрелде. Викторина 4 этапта үтте: "Истәлекле даталар", "Фронтовик язучылар", "Герой-шәһәрләр", "Җиңү символлары".Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балаларга Бөек Ватан сугышында халык батырлыгын әдәби әсәрләр аша тудырган фронтовик язучыларның иҗаты турында сөйләде.