Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Раилә чишмәсе”

      Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Арча районы Пүчинкә урамындагы  “Раилә чишмәсе№н ачу тантанасын оештырды.Бәйрәмдә Пүчинкә урамы халкы,бәйрәмгә килгән кунаклар да катнашты.Чараны үзе төзегән сценарий буенча китапханәче Г.Габитова алып барды.Ул җыелган халыкны шушындый матур бәйрәм белән котлап  авылыбыз тарихына,Пүчинкә урамына тукталып китте.Халыкны “Раилә чишмәсе” тарихы белән таныштырды.Аның тарихы болайрак.Арсланов Тәбрис абыйларның икенче булып туган балалары Раиләнең тумыштан аяклары буыныннан чыккан була.Шуннан әбиләре Гөлбәгыйрәм апа шушы баланың аяклары рәтләнсә,шушы яңа су бәреп утырган ачылып килүче чишмәне ире Әсфәндиярга әйтеп чистарттырыр идем дип әйтә.Һәм менә Раиләнең аяклары төзәлә,ул үзенең иптәшләреннән берни белән дә аерылмый чатыр чабып йөри башлый. Әсфәндияр абый чишмәне чистарта,чишмә юлы ясый һәм аны “Раилә” чишмәсе дип атап йөртә башлыйлар.Пүчинкә халкы бу чишмәдән бик яратып файдалана.2023 нче елда “Раилә” чишмәсен Пүчинкәнең ир-атлары үзара салым акчасына алынган калайлар белән матур итеп ясап куйдылар.Бәйрәмдә Пүчинкә урамы балалары бик күп катнашты.Алар җырладылар да ,шигырьләр дә сөйләделәр.Наилә апай Арсланова балаларга дип атап алып килгән күчтәнәчләрен таратты.

      Чара барышында “Иң ишле гаилә” дә билгеләп үтелде.Ул исемгә “Ахметгалиев Рәис абый” гаиләсе лаек булды.Бәйрәм тәмле чишмә суынна кайнатылган чәй табыны артында дәвам итте.