“Аерылмас дусларыбыз”
Иске Кишет авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан журнал ассортие үтте.Китапханәгә бик күп 20 төрдән артык газета-журнал килә.Чара барышында китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, катнашучыларны китапханәгә килгән Татарстанның вакытлы басмалары белән таныштырды.Вакытлы матбугатны укырга яратучы укучылар кызыклы рубрикалар, газета-журналларның махсус бүлекләре белән таныштылар.Мәсәлән, яшүсмерләрнең күп буыннарын тәрбияләгән, меңнәрчә укучыларның дусты һәм киңәшчесе «Ялкын» журналы М.Җәлил,А. Алиш,Л. Ихсанова, Юзеев,Р. Хафизова,Д. Дәрзәман кебек абруйлы, танылган язучылар исемнәре белән бәйле.Күп кенә китап укучы хатын-кызлар"Сөембикә","Гаилә учагы","Казан утлары"журналларын,"Татарстан Яшьләре","Арча хәбәрләре","Язмыш" газеталарын һәм башкаларны өстен күрәләр.Чара азагында кызыклы мәкаләләр буенча фикер алышу булды.