Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Кырлайның “Яр буе”нда”

      18 нче май Халыкара музейлар көне.Без Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубы әгъзалары белән берлектә Арча һәм Әтнә районнарындагы барлык музейларны йөреп чыктык дияргә була инде.Әле менә чираттагы сәяхәтебез сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның музее урнашкан Кырлай авылына булды. Дөресрәге музейга терәлеп үк агучы елганың “Яр буе”(Набережная) ял итү комплексына булды.Андагы матурлыкны,гүзәллекне бер барып карарга кирәк дусларым.Бик матур:күперләре,йөри торган юллары,утыргычлары.матур утлар балкып тора.Эшләп тә караганнар,куанычы булсын!Яр буйлап музей янында йөрергә,уңайлы юллардан,баскычлардан менеп Сәгъди абзый йортын да карап чыгарга мөмкин.Яр буйлап матур утлар,яктырткычлар куелган.Ут яктысына искиткеч күп балык маймычлары җыйналган.Елганың үзендә кешеләрдән дә бер дә курыкмыйча су күсеседерме,кондызмы авызына нәрсәләрдер кабып,бик эшлекле кыяфәттә йөзеп тә йөри.Бакалар хоры.Кыскасы бик күңелле.Без рәхәтләнеп табигать кочагында һәм дә кеше тудырган матурлыкка да сокланып ял итеп кайттык.