«Грачи прилетели»
Иске Кишет авыл китапханәсе укучыларга рус рәссамы Алексей Саврасовның юбилеена багышланган 1871 елда иҗат ителгән «Грачи прилетели» картинасын тәкъдим итте.Полотно рус пейзаж рәсем сәнгатенең эталоны һәм яз җитү символы булып санала.Китапханәче чарада катнашучыларны картинаны ясауның тарихы һәм катлаулы техникасы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Булачак рус рәссамы А.Саврасовның балачагы турында сөйләде.«Грачи прилетели " яңару һәм өмет символы, шулай ук рус пейзаж рәсем сәнгате үсешендә мөһим этап булды.Иртә язда безгә беренче булып кара каргалар очып килә. Иртә кошлар шаулаша, гөрләшә, беренчеләрдән булып бала чыгара.Чарада катнашучылар шулай ук яз хәбәрчеләре турындагы мәкальләр,шигырьләр белән таныштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Бу картина-туган табигатькә чын гимн.