“Онытмадык сине,Солдат”
Яңа Кишет мәктәбендә Җиңү көненә багышланган бик тә матур тематик кичә үтте.Мәктәп коллективы бу чарага бик җаваплы карап,чын ихластан әзерләнгән.Килгән кунаклар бу моңсу да,тантаналы да чараны бик яратып карадылар.Укучылар,укытучылар өчен мин үзем дә чын күңелемнән горурланып,куанып утырдым.Чараның кунаклары:Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Гатиятов.”Арча хәбәрләре”газетасы журналисты И.Фәттахов,Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Ф.Ахмадуллин,МХО һәлак булган А.Сәләхиевның әнисе Гөлназ ханым,Әфган сугышы ветераны М.Ибраһимов,МХОда катнашкан Азат әфәнде,Кышкар авылы имамы Р.Кәримов,авыл китапханәчеләре һәм мәдәният йорты җитәкчеләре.Кичәнең беренче өлеше мәктәпнең актлар залында үтте.Икенче өлеше Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл каршында үтте.Сугышта һәм сугыштан кайтып вафат булганнар рухына дога кылынды,һәйкәлгә чәчәкләр салынды.