Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“ТНВ каналы музейда”

      ТНВ каналының иҗат төркеме Арча районы Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Адымнар” тапшыруы өчен сюжет төшерергә килде.Аларны авыл китапханәсе мөдире Г.Габитова каршы алды һәм музей белән таныштырып интервью бирде.Каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин турындагы репортажны  10 нчы май көнне 20.00 сәгатьтә “Адымнар”тапшыруында күрсәтәчәкләр.Карамыйча калмагыз!