“Чынлыкка омтылу”
Иске Кишет авыл китапханәсе язучы Вакыйф Нуруллинга 90 яшь тулу уңаеннан әдәби кунак бүлмәсе үткәрде.Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге,эчке җылылыгы,ихласлыгы белән аерылып тора. Китап күргәзмәсендә урын алган “Һәлакәт” повесте фактик материалларга нигезләнеп язылган,мавыктыргыч сюжетка корылган,мәхәббәт һәм хыянәт мәсьәләләрен сурәтли,укчыларны үзенә җәлеп итәчәк.Китапханәче шулай ук кичәдә катнашучыларга язучының Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан ике томлык “Сайланма әсәрләр”ен дә тәкъдим итте.Әдипнең барлык төп әсәрләре рус теленә һәм кайберләре украин,таҗик,әзәрбайҗан,каракалпкк,казах телләренә дә тәрҗемә ителгән.