Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Безнең Тукай бабабыз”

      Татарстан Республикасында Туган тел көне уңаеннан Яңа Кишет балалар бакчасында Иске Кишет авыл китапханәсе белән берлектә шигърият сәгате үтте.Чара башында китапханәче Г. Габитова балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы, якташыбыз бөек шагыйрь Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.Тукай китаплары безне матурлыкка,яхшылыкка өйрәтә,шәфкатьле,гадел һәм кыю булырга өнди.Чара барышында балалар шагыйрьнең шигырьләре,әкиятләре,шулай ук аның әсәрләренә рәссамнар ясаган иллюстрацияләр,мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар.Төрле уеннар уйнадык-болар барысы да Тукай иҗаты, туган тел белән бәйле иде.Туган тел-безгә әти-әниләр биргән иң кыйммәтле әйбер ул.Туган телеңне сакла дустым!