«Сагынып искә алыр балалар”
Ватанны саклаучы елы уңаеннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә,Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында,Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 1 нче класс укучылары экскурсиядә булып киттеләр. Укучыларны,укытучыларны,укучыларның әти-әниләрен китапханә мөдире Гөлфия Габитова каршы алды һәм Г.Сафиуллинның музей-утары буйлап экскурсия үткәрде. Җиңү бәйрәме алдыннан оештырылган бу экскурсия укучылар өчен истә кала торган вакыйга булды.Укучылар бик кызыксынып музей белән таныштылар,бик күп сораулар бирделәр.Китапханәче апалары аларның бер соравын да игътибарсыз калдырмыйча,барысына да җавап биреп барырга тырышты.