"Гаилә учагы”нда сәламәтлек бите"
Иске Кишет авыл китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган мәгълүмат сәгате үтте.Китапханәбездә укучыларның иң яраткан журналларының берсе - "Гаилә учагы".Анда "Сәламәтлек"бите зур урын алып тора.Бу юлы без нәкъ менә шушы биттә тукталырга булдык.Чара барышында китапханәче Г.Габитова төрле еллардагы "Гаилә учагы"журналлары куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады."Сәламәтлек" бите бик күп темаларны үз эченә ала.Аның белән танышып,укучылар күп авыруларны профилактикалау буенча мәгълүмат алдылар.Мәсәлән: буын авырулары,йогышлы авырулар,холестерин дәрәҗәсе кимү,төрле үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре, иммунитетны ничек ныгытырга һ. б. Бу рубрика ярдәмендә укучыларыбыз күп нәрсәләр турында белделәр.Катнашучылар үзләренә ошаган мәкаләләр турында фикер алыштылар.Чара бик файдалы булды!