Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Шигырь булсын һәрчак җаныңда”

      Иске Кишет авыл клубында якташ шагыйрә Г.Нәҗметдинова белән очрашу булды.Кичәдә катнашучылар шагыйрәнең күпкырлы иҗаты:мәхәббәт,ана булу,туган як турындагы шигырьләре белән беррәттән нечкә юмор хисе белән сугарылган сатирик шигырьләре белән дә таныштылар.Шагыйрә балаларны да онытмаган.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Ул катнашучыларны шагыйрәнең иҗаты,биографиясе белән таныштырды. Тормышның бөтен якларын колачлаган иҗат, яшәү көче белән тулган җан укучыларда зур кызыксыну уятты.Гөлчирә Н. үз хисләрен шигырьләре белән тамашачыга җиткерә.Чара барышында ул үзе дә, катнашучылар да аның шигырьләрен укыдылар.Кичә матур җырлар,биюләр белән үрелеп барды.Шагыйрәнең иҗаты безнең тамашачыларга бик ошады!