Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Иҗтимагы оешма вәкилләре музейда”

      Арча районы иҗтимагый оешма вәкилләре Яңа Кишет авыл җирлегендәге мәдәният,мәгариф учреждениеләрендә эшлекле сәфәрдә булдылар.Шул исәптән Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында да экскурсиядә булдылар.Музейда кунакларны китапханә мөдире һәм шулай ук музей өчен җаваплы хезмәткәр Г.Габитова каршы алды һәм музей белән якыннан таныштырып экскурсия үткәрде.Кунаклар бик кызыксынып һәм дә яратып музей белән таныштылар,сораулар бирделәр,үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.Гани Сафиуллинның һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар.