Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Асылташ серле була»

      Иске Кишет авыл китапханәсе татар язучысы, шагыйрә, публицист Ф. Җамалетдиновага 65 яшь тулу уңаеннан әдәби кунак бүлмәсе үткәрде. Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Ф. Җамалетдинова әдәбиятның проза жанрында да аерым осталык белән яза.Тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендәге "Хикәяләр" китабында аның җәмгыять,кешелек тормышын төрле төсләрдә һәм сурәтләрдә чагылдырган заманча хикәяләре тупланган.Аларда намус, тугрылык, мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләр психологик тирәнлек һәм нечкә шигъри тойгы аша тасвирланган.Шул китаптан бик яратып “Кеше күңеле-кара урман”хикәясен укып чыктык.Хикәя безгә бик ошады.Шулай ук кичәдә катнашучылар белән Ф.Җамалетдинованың матур шигырьләрен дә укыдык.Чара азагында фикер алышулар булды.