Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Салкын су,чиста су»

      Бөтендөнья су ресурслары көненә Яңа Кишет балалар бакчасында Иске Кишет авыл китапханәсе экология сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга Су көне турында сөйләде.Су һәркемгә: кешеләргә, үсемлекләргә, хайваннарга кирәк. Һәм безнең һәрберебез суны саклый ала. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балаларга су турында шигырьләр һәм җырлар тәкъдим итте.Әлбәттә, чишмәләр турындагы шигырьләргә зур урын бирелде. Балалар күңелле физкультминутта катнаштылар,табышмакларга җаваплар таптылар, су турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. Чара барышында балалар шулай ук суның үзлекләре белән таныштылар.Чара азагында гади судан да кыйммәтлерәк һәм могҗизалырак нәрсә юк дигән нәтиҗә ясалды.