Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“8 нче Март бүген”

         Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик кичә үтте.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Ул хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлады.Чара барышында хатын-кыз, яз турында тирән эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар яңгырады.Кичәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр,төрле кызыклы уеннарда,конкурсларда катнаштылар,үзара аралаштылар.Чара чәй өстәле артында дәвам итте.