“Авылдашыбыз Алмазның якты истәлегенә”
Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Саляхиев Алмаз истәлегенә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңа Кишет мәктәбе спорт залында волейбол ярышы үтте.Бу зур күләмле чараны Иске Кишет авыл клубы оештырды.Чарада Иске Кишет,Яңа Кишет авылыннан “Яшьләр”,”Олылар” һәм “Мәктәп” командалары:барлыгы 5 команда катнашты.Җиңүчеләргә дипломнар һәм барлык катнашучы командаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.