Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Улаклы чишмәләр тәме”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә “Пушкин картасы” кысаларындаавылыбыз чишмәләренә багышланган шәҗәрә кичәсе үтте.Китапханәгә югары сыйныф укучылары,авыл халкы, «Ак калфак»клубы әгъзалары җыелды.Чара барышында китапханәче катнашучыларны авылыбыз чишмәләренең тарихы,үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырып үтте.Кичәдә катнашучыларга авылыбыз чишмәләренең 2024 елда китапханәче үзе төзегән чишмәләрнең шәҗәрәсе аеруча кызыклы булды.Анда һәр чишмәнең кыскача тарихы матур итеп тасвирланган, фоторәсемнәр белән тулыландырылган. Чишмәләрнең шәҗәрәсен төзегәндә мәгълүмат тупларга ярдәм иткән өлкәннәр дә кичә кунаклары булды.Алар шулай ук чишмәләр тарихы турында кызыклы мәгълүмат бирделәр.Без балаларның үз төбәкләренең табигате белән кызыксынуы артачагына бик өметләнәбез.Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады,анда чишмәләр турында китаплар куелган иде.Шигъри җанлы авылдашыбыз Гөлзадә Вәлитова чишмәләргә багышланган үзе язган шигырен укыды.Якташыбыз Г.Бәширов сүзләренә язылган С. Садыйкова көе "Җидегән чишмә"җырын  бергәләшеп җырлап кичәбезне матур итеп тәмамладык.Кичә барысына да ошады.