“Дөньяда иң-иң матур тел”
Халыкара туган тел көне уңаеннан Яңа Кишет балалар бакчасында Иске Кишет авыл китапханәсе китапханә сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга туган телебезнең матурлыгы турында сөйләде. Авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү ясап,балаларга бөек шагыйрь Габдулла Тукайның,шагыйрь Газинур Моратның,Йолдыз Шәрапованың,Хәкимҗан Халиковның туган тел турындагы шигырьләрен тәкъдим итте.Шулай ук балаларны туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды. Чара барышында балалар шулай ук матур шигырьләр сөйләделәр.Чара кызыклы булды.