Гарипов Фирдүс истәлегенә теннис ярышы
Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Гарипов Фирдүс истәлегенә Иске Кишет авыл клубында теннис ярышы үтте.Ярышта авыл яшьләре генә түгел,ерак авыллардан да уенчылар катнашты.Уен бик кызу барды.Уенда катнашучылар үзләренең бу спорт төренә карата осталыкларын күрсәттеләр.Чарада шулай ук Фирдүснең хатыны Гөлчәчәк Гарипова,туганнары,дуслары катнашты.Уенның ахырында җиңүчеләр билгеләнде.Һәр катнашучы Г.Гарипова әзерләгән истәлек бүләкләре,1,2,3 нче урын алучыларга дипломнар,медальләр һәм шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.