Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Тормыш- бер мизгел генә ул!»

       Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова патриотик рухтагы шигырьләр белән бәйләп алып барды.Кичәнең махсус кунаклары Салавт җыр театрында хезмәт куючылар:авылдашыбыз Татарстанның атказанган артисты Ядкәр Хәбибуллин,аның улы Нияз Хәбибуллин,Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов,яшь җырчы Гөлназ Муллахмәтова иде.Шулай ук бу кичәбездә күрше-тирә авыллардан мәдәният хезмәткәрләре,китапханәчеләр дә катнашты.Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ахмадуллин кичәдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.Кичәне оештыруда клуб мөдире Гөлнара Галиуллинаның һәм аның ире Рәзил Галиуллинның өлеше зур булды.Кичәгә авыл халкы бик теләп бердәм килделәр,читтәгеләр дә үз өлешләрен керттеләр.Бик зур рәхмәт аларга.Ә концерт чынлыкта бик яхшы булды.Тамашачыларга бик ошады.Ил-көннәребез тыныч булсын!