Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Нам есть чем гордиться”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Нам есть чем гордиться» республика акциясендә актив катнашты. Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музеенда акцияне үткәрү өчен 1 мәйданчык оештырылды. Китапханәче укучыларны Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең Ватанны саклаучылар турындагы әсәрләре белән таныштырды.Иң ошаган әсәрләрне балалар кычкырып укыдылар: Вәлиева Р.Йөрәк хәтере:поэма.- Казан: Татарстан китап нәшрияте,2020;2) Халим А.Татарский воин.-Казань:Татарское книжное издательство,2005).