«Хәлиткеч Сталинград сугышы”
1943 елда Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителгән көн уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында батырлык дәресе үткәрде. Китапханә мөдире Гөлфия Габитова каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38 нче укчы дивизиянең Сталинград сугышында кабатланмас батырлыклары турында горурланып сөйләде.Бу дивизия 64 нче армиянең шәһәрне дошман кулыннан саклаган үзәк көчләренең берсе иде.Китапханәче шулай ук укучыларны Г.Сафиуллинның «Җиңү юллары» китабы белән таныштырды. Анда автор Бөек Ватан сугышы фронтларында кичергәннәре,совет сугышчыларының данлы сугыш батырлыгы турында дулкынланып сөйли.Китапта Г.Сафиуллин Сталинград сугышына зур урын бирә.Укучылар күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.