“Каһарман эзләре буйлап”
Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында якташ язучыбыз,”Казан утлары” журналы редакторы Рөстәм Галиуллин булып китте.Аны авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова каршы алды һәм музей белән ныклап таныштырды.Гани Сафиуллинның биографиясе,гаиләсе,сугышчан юлы турында җентекләп сөйләде.Рөстәм Галиуллин бик зур эш белән,Гани Сафиуллин турында әсәр язу эше белән йөри.Музеебызны ул бик яратып,мәгълүматлар бик күп икән монда дип,музейны оештыручыларга һәм карап тотучыларга зур рәхмәтләрен әйтеп китте.