Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Каһарман авылдашыбыз истәлегенә”

      Каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин истәлегенә Иске Кишет авыл клубында авылыбыз яшьләре белән берлектә шашка уены ярышлары үтте.Авыл китапханәсе мөдире Габитова Г.уенда катнашучыларга каһарман якташыбыз турында китап күргәзмәсе тәкъдим итте.Аңа күзәтү  үткәрде.Уен-ярыш бик күңелле һәм нәтиҗәле үтте.Егетләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Авылыбыз яшьләре молодцы,булдыралар!