Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Татарстан яшьләре" белән бергә”

      «ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ» татар республика газетасы чыгуга 105 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә китапханә сәгате үтте.Китапханәгә вакытлы матбугатны укырга яратучы укучылар,бу очракта "Татарстан Яшьләре"н яратып укучылар җыелды.”ТЯ”- укучыларның иң кирәкле,кызыклы һәм яраткан газеталарының берсе.Дус һәм киңәшче.  Китапханәче Г.Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Катнашучыларны "Җиде көн","Юмор-сатира",”Хәтер-истәлек","Көн кадагы","Тормыш дулкыннары", "Бакчачы почмагы" кебек газетаның махсус бүлекләре белән таныштырып үтте. Чара барышында кичәдә катнашучылар үзләренә ошаган иң кызыклы мәкаләләр турында фикер алыштылар.