«Итагатьле булыйк»
Балаларның кышкы каникулларында ялларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру максатыннан авыл клубы,мәчет белән берлектә әдәп дәресләре үткәрдек.Балаларны ашау-эчү,күршеләр,сәламләшү һ.б. әдәпләр белән таныштырып үттек.Дәреснең соңында үткән материалларны рәсемнәрне буяу юлы белән хәтергә сеңдереп калдырдык.Шулай ук татар халык иҗатыннан “Самовар”,”Ватык телефон”,”Диңгез дулкынлана”,”Кемдә яшерелгән” һ.б. уеннарны уйнадык.