Акция "Яңа ел һәрбер өйгә"
Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә инвалид балаларның өйләрендә булып аларның хәлләрен белделәр һәм Кыш бабай бүләге тапшырдылар.Әздән генә күңел була,әздән генә хәтер кала дип әйтмиләр шул.Балалар гына түгел,бу очракта инде инвалид яшьләр,бүләк өчен сабый баладай куандылар.