“Котлы булсын Яңа ел!”
Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар иртәсе үткәрде. Программада әкият геройлары белән кызыклы уеннар,биюләр,күңелле җырлар башкарылды. Балалар көтелмәгән маҗаралар,әйлән-бәйлән, сюрпризлар дөньясына чумдылар.Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр.Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды.