“Яңа ел килә!”
Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Яңа ел тамашасы үткәрде.Бәйрәмгә Кыш Бабай,Кар кызы,елан-Яңа ел символы килде.Кичә кызыклы инсценировкалар,төрле кызыклы уеннар,сюрпризлар белән үрелеп барды.Уеннарда катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле лотерея билетлары уйнату булды.