Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әдип һәм галим”

      Татар әдәбияты классигы,Татарстанның халык язучысы,драматург,шагыйрь,тел белгече,күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең юбилеена Иске Кишет авыл китапханәсе мәкальләр кичәсе тәкъдим итте.Китапханәче башта китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Катнашучыларга Н.Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" нең 3 томлыгы тәкъдим ителде.Бу томнарда Ватан,хезмәт,тынычлык, табигать,гаилә һәм көнкүреш, кием-салым,кунакчыллык, милек темаларына меңләгән мәкальләр тупланган.Укучылар Н.Исәнбәтнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.Аннары китапханәче катнашучыларны китаптагы мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды.Катнашучылар татар халык мәкальләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.