“Россия Герое музейда кунакта”
Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Россия Федерациясе Герое хәрби очучы,полковник Ярцев Николай Николаевич кунакта булып китте.Китапханә мөдире Г.Габитова кунакларны каршы алды һәм музей белән таныштырды.Герой Николай Николаевич музейны бик ошатты.